"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциацисе ревизия комиссиясе

Ревизия комиссиясе функцияләре:

  • Ревизия комиссиясе Совет идарәсе органнары эшчәнлегенең Советның устав максатларына һәм бурычларына, Совет съезды карарларына туры килү-килмәвен, Совет мөлкәте һәм акчаларыннан файдалануның законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген, Совет финанс-хуҗалык эшчәнлегенең законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген тикшереп тора. Ревизия комиссиясе ел саен Совет финанс-хуҗалык эшчәнлегенә һәм мөлкәтеннән файдалануга аудит билгели. Ревизия комиссиясе эшчәнлеге съезд раслаган Советның ревизия комиссиясе турында нигезләмә белән регламентлана.
  • Ревизия комиссиясе съезд тарафыннан биш елга биш кеше составында сайлана. Ревизия комиссиясе рәисе, рәис урынбасары һәм ревизия комиссиясе сәркатибе ревизия комиссиясе тарафыннан үз составыннан сайлап куела.
  • Ревизия комиссиясе әгъзалары Совет президиумы утырышларында киңәш бирү хокукы белән катнаша ала.
  • Ревизия комиссиясе әгъзалары Советның башка идарә органнарына керә, Совет рәисе, президиум әгъзасы вазыйфаларын үти, Совет секретариатында штаттагы вазыйфаны били алмыйлар.
  • Ревизия комиссиясе Совет съездына еллык доклад тапшыра

Ревизия комиссиясе составы:

Козлов Вячеслав Михайлович - Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы

Поповская Наталья Владимировна - Питреч муниципаль районы Кулаево авыл җирлеге башлыгы

Мухалев Алексей Сергеевич - Бөгелмә муниципаль районы Спас авыл җирлеге башлыгы

Низаметдинов Рәмис Рәфәгать улы - Чүпрәле муниципаль районы Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы

Тежикова Гүзәлия Фәрит кызы - Кукмара муниципаль районы Лубян авыл җирлеге башлыгы

Соңгы яңарту: 2021 елның 30 декабре, 14:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International