"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе

Татарстанда территориаль үзидарәләр арасында традицион конкурс игълан ителә

10.01.2018

Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 ел, 1 июнь, 391 нче Карары белән расланган “Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсының Нигезләмәсенә туры китереп һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе президиумының 2018 елның 10 гыйнварындагы ПР-74-1 номерлы карары нигезендә “Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы (алга таба-Конкурс) игълан ителә.
Конкурс 2 этапта узачак.
I этап - муниципаль дәрәҗәдә - муниципаль  конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына заявкалар 2018 елның 15 гыйнварыннан 26 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.  
Конкурсның I этабы буенча заявкаларны кабул итү вакыты hәм кабул итү урыны, муниципаль конкурс комиссиясенең почта hәм электрон адреслары, консультацияләр алу өчен элемтә телефоннары Татартан Республикасы муниципаль районнары һәм шәhәр округларының рәсми сайтларында урнаштырыла.
II-этап - республика дәрәҗәсендә - Конкурсны үткәрү буенча Конкурс комиссиясе  тарафыннан уздырыла. Конкурсның II этабына заявкалар 2018 елның 5 февраленнән 16 февраленә кадәр узачак.  
Заявкаларны кабул итү урыны:
Казан шәһәре,Батурин урамы,7а йорты,140 кабинет
Кабул итү вакыты: 9.00 дән18.00 кадәр
Почта адресы: 420111, Казан шәһәре,Батурин урамы,7а йорты
Эл. адресы: Aleksandr.Ulasov1@tatar.ru

Элемтә өчен телефоннар:
Барышев Александр Георгиевич: 8(843) 263-60-20
Фәррәхова Лилия Илдусовна: 8(843) 292-48-17
Столяров Сергей Николаевич: 8(843) 293-60-24
Уласов Александр Геннадьевич: 8(843) 292-58-56

 


ТР муниципаль берәмлекләр Советы Матбугат хезмәте



Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования