Казан тормышның сыйфаты буенча Санкт-Петербургны һәм Мәскәүне узып китте

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты социаль сораштыру үткәрде һәм 2017 елда Россиянең зур һәм уртача шәһәрләре арасында тормыш сыйфатын тикшеренүләргә йомгак ясады. Беренче урынны Төмән шәһәре алды. Аннан соң исемлектә Грозный, Казан, Санкт-Петербург, Краснодар, Уфа, Новосибирск, Мәскәү, Красноярск һәм Кемерово шәһәрләре бара. Россиянең 38 шәһәре кергән рейтингта Чаллы шәһәре 22нче урында. Тикшеренү күрсәткәнчә, яшәү өчен иң начар шәһәрләр – Махачкала, Волгоград һәм Тольятти.
Тикшеренү материалларында әйтелгәнчә, шәһәрләрдә тормыш сыйфатын бәяләү өчен медицина учреждениеләренең уңайлыгы, юлларның сыйфаты һәм төзеклеге, җәмәгать транспорты һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше кебек төп темалар буенча халык фикере һәм бәяләве файдаланылды. Шәһәр кешеләренең муниципаль хакимият эшчәнлеге турындагы фикере һәм кешеләрнең яхшырак шартлар эзләп үз шәһәрләреннән китәргә әзерлеге дә искә алынды.
    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International