Республика авылларында 2017 елда 11 меңләп урам яктырткычлары яңартылды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

2014 елдан башлап, Татарстанда авыл торак пунктларында урамнар яктыртуны торгызу буенча республика программасы тормышка ашырыла. Аның еллык бюджеты 225 миллион сум.
Шушы чорда урыннарда 46200 чамасы энергияне саклаучы яктырткыч яңартылды, 1726 электрощит куелды һәм 1300ләп километр үзен-үзе күтәреп торучы изоляцияләнгән үткәргеч сузылды. Болар авыл җирлекләренә электр энергиясенә чыгымнарны сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде.
2017 елда гына да Татарстан авылларында 10,8 мең урам яктырткычы модернизацияләнде, 289 электрощит урнаштырылды, 323 километр үзен-үзе күтәреп торучы изоляцияләнгән үткәргеч тартылды.
2018 елда да программаны финанслау элеккечә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International