Азнакай муниципаль районында эшкуарларны консультациячәкләр

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Азнакай муниципаль районында “Эшкуарларны кабул итү көне” оештырырга булганнар. Бу җирле үзидарә органнары һәм Эшкуарлар советы тарафыннан мәгълүмати-консультатив эшне алып баруның сыйфатын күтәрү өчен эшләнә.

Эшкуарлык мәсьәләләре буенча кабул итү ай саен, айның соңгы пәнҗешәмбесендә район башкарма комитеты бинасында 14.00 сәгатьтән алып, 16.00 сәгатькә кадәр уздырыла. Сораулар темасы чикләнми.

Эшкуарлар сорауларына шәһәр һәм район җитәкчеләре, Азнакай районы һәм  шәһәре башкарма комитетлары хезмәтләре, территориаль контроль-күзәтчелек органнары, салым хезмәте, пенсия фонды һ.б. вәкилләре җавап бирәчәк.

Беренче шундый кабул итү 2018 елның 28 июнендә була.

Сораулар aznotr@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. Кайсы белгечкә консультация һәм аңлатма сорап мөрәҗәгать итәргә теләвегезне күрсәтегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International