Бөтенроссия “21нче гасыр авылы” конкурсы башланды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Россия авыл яшьләре берлеге, Федерация Советы ярдәмендә, Бөтенроссия “21нче гасыр авылы конкурсына старт бирде. Аның төп максаты – Россиядә перспективалы юнәлеш тотучы авыл торак пунктларын үстерүнең уңышлы гамәлләрен ачыклану һәм аларга ярдәм.

Конкурста  анда яшәгән халык санына бәйле рәвештә авыл җирлекләре биш категориядә катнаша ала.

Җиңүчеләрне өч номинациядә: “Комплекслы якын килү” – территорияләрне үстерү программаларын уңышлы гамәлгә ашырган өчен; “Факторлы якын килү”; “Оригиналь якын килү” номинацияләрендә билгеләячәкләр.

Конкурс нәтиҗәләое 17-18 июльдә Мәскәү шәһәрендә Федерация Советында ясалачак.

Форумга теркәү rssm.su. сайтында ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International