Новосибирск өлкәсе делегациясе Лаеш районында булды

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Новосибирск өлкәсе Законнар чыгару җыелышы депутатлары, эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләре, Новосибирск шәһәре һәм Новосибирск өлкәсе төзелеш комплексы оешмалары җитәкчеләре Лаеш муниципаль районына барды.

Кунаклар авылда социаль объектлар төзү һәм авыл халкын уңайлы эшчәнлек өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру белән кызыксындылар.

Беренче булып делегация Кече Елга авылына килде. Монда кунакларга капиталь ремонт ясалган авыл Мәдәният йортын, җирле мәктәп территориясендә урнашкан спорт мәйданчыгын күрсәттеләр.

Аннары делегация Каип авылында булды. Кунаклар “Авыл клублары” республика программасы буенча төзелгән Мәдәният йорты эше һәм почта белән берләштерелгән фельдшерлык-акушерлык пункты бинасы белән танышты. Авыл халкын бер үк вакытта ике социаль объект белән тәэмин итүне күздә тоткан бу проект аларны кызыксындырды. Моны Новосибирск өлкәсендә дә тормышка ашыру мөмкинлеген өйрәнергә булдылар.

Усад авылында делегация прогимназиянең “Умка” балалар бакчасы мисалында балаларны эзлексез тәрбияләү һәм укыту тәҗрибәсе белән танышты. Шулай ук кунаклар төзелеп килүче “Усад” универсаль спорт комплексын карады.

Эш сәфәре ахырында кунаклар Лаеш районында алырлык һәм Новосибирск өлкәсе территориясендә кулланырлык нәрсәләр булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International