Республикабыз муниципаль районнарында Сабантуйга бүләкләр җыялар

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Республикабыз муниципаль районнарында милли бәйрәм – Сабантуйга әзерлек тулы куәтенә бара.

Әйтик,  Баулы муниципаль районының Кызыл Яр авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре актив яшьләр белән бергәләп шушы көннәрдә бүләкләр җыярга чыкты. Бу бик күңелле, игелекле, борынгы гадәт. Авыл халкы бәйрәмдә уеннарда һәм ярышларда катнашучылар өчен яулыклар, сөлгеләр  бүләк итә. Бүләк җыю уен-көлке, халык җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бөтен авыл өчен бик күнелле  вакыйга  булды.                                                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International