Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышуның өстәмә чараларын кертергә телиләр

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

Бүген V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 39нчы утырышында депутатлар шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышуның өстәмә чараларына кагылышлы закон проектын беренче укылышта  кабул иттеләр.

“Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Аерым алганда, теплицалар төзүгә, бакчалар үстерүгә, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр асрауга субсидияләр бирү планлаштырыла.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт булышлыгы өстәмә чаралары авыл җирләрендә яшәүчеләрнең эш белән мәшгульлеген күтәрүгә һәм матди хәлләрен яхшыртуга, шулай ук республикада азык-төлек базарын тотрыкландыруга юнәлтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International