18-22 сентябрьдә Анапада Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, мәгариф, фәнни, консалтинг, җәмәгать һәм башка кызыксынган оешмалар вәкилләре өчен форум узачак

2018 елның 22 июне, җомга

2018 елның 18 сентябреннән 22 сентябренәчә Анапада Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, мәгариф, фәнни, консалтинг, җәмәгать һәм башка кызыксынган оешмалар вәкилләре өчен форум узачак. Бу хакта XVIII Россия муниципаль форумы оештыру комитеты хәбәр итте. Форум кысаларында “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәте” темасына пленар утырыш уздырыла. Анда дәүләт хакимиятенең федераль органнары вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә. Форумда катнашуга анкеталар (гаризалар) кабул итү 2018 елның 10 сентябрендә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International