Бөгелмә “Ефәк юлы” халыкара раллиенда катнашучыларны кабул итә

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәрендә “Ефәк юлы” халыкара раллиенда катнашучылар парады узачак. Чара 2018 елның 14 июлендә була. Спорт бәйрәме кунаклары өчен концерт оештырыла. Теләге булган һәркем махсус фотозонада легендар ралли экипажлары белән фотога тешә алачак.

Иң истә калырлыгы йөк машиналары категориясе белән очрашу булыр, дип көтелә. Бу экипажлар һәрвакыт бик күркәм шоу уздыралар һәм ярышларны җанландыралар. КАМАЗ-мастер командасы кимендә алты экипаждан торачак һәм команданың һәр пилоты җиңү яулый ала. Дизельле биш КАМАЗ иң яхшы пилотлар: Дмитрий Сотников (“Ефәк юлы” раллиеның гамәлдәге җиңүчесе), Эдуард Николаев (2018 елгы “Дакар” раллиенда җиңүче), Айрат Мәрдиев (2016 елгы “Ефәк юлы” раллиенда җиңүче), Антон Шибалов һәм Андрей Каргинов карамагына бирелә. Газодизель двигательле алтынчы йөк автомобилен җиңүгә Сергей Куприянов алып барачак – ул Казагыстанда узганярышта үзен бик яхшы яктан күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International