Кайбыч муниципаль районында “Колангы ХПП” филиалы матди-техник базасының 2018 ел уңышы ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

 

Кайбыч муниципаль районында “Казан тегермәне” ҖЧҖ филиалы – “Колангы ХПП” матди-техник базасының 2018 ел уңышы ашлыгын кабул итүгә әзерлеген карадылар.

Составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Бөртекнең сыйфатын бәяләү үзәге” ФГБУның Татарстан Республикасындагы филиалы, Кайбыч муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һ.б. вәкилләре булган комиссия предприятиенең техник торышын яхшырту буенча эше белән танышты.

Ашлыкның сыйфатлы сакланышын тәэмин итүгә, предприятиенең лаборатория базасы әзерлегенә, барлык норматив документация булуга. Шулай ук ашлык саклагычлар торышына һәм предприятиедә профилактик зарарсызландыру чаралары нәтиҗәлелегенә зур игътибар бирелде. Тикшерү барышында ашлык киптерү җиһазларын, автомобиль үлчәвен, бөртекне актив җилләтү һ.б. җайланмаларны да карадылар. Комиссия игътибарыннан янгынга каршы чаралар әзерлеге, хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы да читтән калмады.

Эш йомгаклары буенча комиссия “Колангы ХПП”ның уңышны кабул итүгә әзерлегенәйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International