Фаил Камаев Тукай муниципаль районы башлыгы булды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде, аларның иң мөһиме муниципаль район башлыгын сайлау булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, Мәләкәс авыл җирлеге советы депутаты булып сайлануы белән бәйле  рәвештә, үз вәкаләтләрен туктатты.

Әгъзам Гобәйдуллин депутатларга Татарстан Республикасы Президенты исеменнән муниципаль район башлыгы урынына Фаил Камаев кандидатурасын тәкъдим итте.

“Татарстан өчен Тукай районы үсеш нокталарының берсе булып тора. Шул ук вакытта аның бай тарихы һәм үсеш юлы да бар”,– диде Ассоциация Рәисе.

Район 1976 елда төзелде, аның составына Зәй, Минзәлә, Сарман районнары территоияләренең бер өлеше керде. Тукай районы яңа технологияләр, алдынгы алымнар кулланып эшләүче авыл хуҗалыгын үстерү мәктәбенә әверелде.

“Сезнең мөмкинлекләрегез зур – матди һәм хезмәт ресурслары байтак. Иң мөһиме – эш сөючән халык бар, һәркем үз урынында белгеч”, – диде Әгъзам Гобәйдуллин һәм Фаил Камаев кандидатурасын хупларга чакырды.

Шулай ук Камаев кандидатурасын хуплап Тукай муниципаль районы советында “Бердәм Россия” сәяси партиясе фракциясе җитәкчесе урынбасары Роза Әбделмәнова һәм Боерган авыл җирлегенән депутат Айрат Арсланов чыгыш ясады.

Махсус төзелгән санау комиссиясе соңрак яшерен тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте: Фаил Камаев кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

Аннары район башлыгы ант итте.

Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару моңанчы аның беренче урынбасыры булган Ленар Авзаловка йөкләнде.

Белешмә өчен:

Камаев Фаил Мисбах улы 1969 елның 3 маенда ТАССР Мөслим районының Салауз- Мухан авылында туган. Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган (1992ел). Туган авылы мәктәбендә укыта, аның директоры була, озак еллар Актаныш районында эшли, район башлыгына кадәр үсә. 2018 ел башыннан Тукай районында. Өйләнгән, өч ул үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International