Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде

2018 елның 21 сентябре, җомга

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. ЧарадаТатарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклар мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.

Конкурс икенче ел уздарыла. Узган елда анда 13 муниципаль район якташлыгы катнашкан иде, быел 16 якташлык гариза бирде. Алар – Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Баулы, Буа, Чүпрәле, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Чирмешән, Чистай районнары якташлыклары.

Җиңүчеләрне түбәндәге критерийлар буенча билгеләделәр: якташлыкның эш планы булу; якташлыкның районнан (шәһәр округыннан) чыккан кешеләр белән эшләве; төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында катнашу; якташлык эшчәнлеген һәм казанышларын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту; муниципаль берәмлекләрдән чыккан кешеләргә ярдәм итү эше; якташлыкның республика, Россия һәм халыкара чараларда катнашуы; “Интернет” челтәрендә үз сайты йә бите булу.

Нигезләмә буенча бер беренче призлы урын – 300 мең сум; ике икенче призлы урын – 200әр мең сум һәм өч өченче урын – 100әр мең сум каралган. Конкурста җиңүчеләр булып иң күп балл җыйган якташлыклар санала.

Быел беренче урынга Буа якташлыгы лаек булды; икенче урында – “Актаныш” якташлыгы” һәм Нурлат якташлыгы, өченче урында Арча, Балык Бистәсе якташлыклары һәм “Чистай тамырлары” якташлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International