Чаллы укучылары стартаплар ясаячаклар

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

10 октябрьдән башлап Чаллы мәктәпләре укучылары “Венчур Акселераторы” дигән проект кысаларына стартаплар ясый башлаячаклар. Әлеге проект венчур базарында эшләү кагыйдәләрен түләүсез аңлатачак: юктан башлап технологик стартап булдырырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә өйрәтәчәк. Белем бирү программасы онлайн-лекцияләрне һәм урында дәресләр үткәрүне эченә ала, аларны һөнәри остазлар – тәҗрибәле эшкуарлар һәм Бизнес-инкубатор кураторлары алып бара.

Өйрәтүче программа кызыксындыру лекцияләреннән башлана. Алар 10-12 октябрьдә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда булачак. 7-11 сыйныфлардагы 5000нән күбрәк баланы җәлеп итү планлаштырыла. Очрашуларда егет һәм кызларга акселерация программасы ачкан мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр. Россия һәм чит илләр мисалында укучылар ничек итеп идея уйлап табу һәм аны стартапка әверелдерү турында беләчәк. Үзләренең уңышлары хакында Чаллы һәм Татарстанның башка шәһәрләре эшкуарлары да сөйләячәк, алар үз тәҗрибәләрендә бизнеста яшь чикләүләре һәм үтеп булмаслык киртәләр булмавын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International