Әгъзам Гобәйдуллин эш сәфәре белән Теләче муниципаль районында булды

2018 елның 28 сентябре, җомга

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш сәфәре бәлән Теләче муниципаль районында булды.

Көннең беренче яртысында район башлыгы Илдус Зарипов белән бергәләп алар авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу үткәрде, җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләрен карадылар.

Аннары Ассоциация Рәисе берничә социаль объектта булды. Ул “Теләче кызы” паркы һәм “Дулкын” бассейны эше белән танышты. Соңыннан Әгъзам Гобәйдуллинга “Теләче-Арена” ябык боз шугалагын күрсәттеләр.

Аннан соң Ассоциация  Рәисе “Теләче” Сәнәгать паркында булды, парк резидентлары эшчәнлеге белән танышты.

Шушы ук көнне  Әгъзам Гобәйдуллин катнашында Теләче авыл җирлеге Советы бинасын ачу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International