Обращение Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова по случаю проведения русского народного праздника Каравон

23 мая 2020 г., суббота

Уважаемые татарстанцы!

 

Сердечно поздравляю вас с ярким, как весеннее солнце, жизнеутверждающим русским народным праздником Каравон!

Занимая видное место в красочной палитре традиционных песенно-обрядовых торжеств, которыми издревле славится татарстанская земля, Каравон является подлинной сокровищницей народной памяти, живым воплощением древней русской культуры. В нём, как в звонком, волшебном ручье, слились воедино седая славянская старина и православные традиции, обрядовые песнопения и уникальное хороводное действо. 

Приходящийся на праздник Николы Вешнего душевный, солнцеликий Каравон, следуя русской пословице «Май леса наряжает – лето в гости ожидает», открывает дверь в лето. В тесной связи с песенным, танцевальным и игровым искусством находится ремесленно-мастеровая составляющая праздника, воплощённая в неповторимом декоративно-прикладном творчестве.

Отрадно, что возрождённый в селе Русское Никольское Лаишевского района – усилиями энтузиастов и уважаемых старожилов – Каравон за несколько десятилетий не только вернул себе былую славу, но и заиграл новыми, современными красками. Сегодня фестиваль русского фольклора «Каравон» – это событие не только республиканского, но и общероссийского масштаба, собирающее представителей разных национальностей и вероисповеданий из многих уголков нашей огромной державы, стран ближнего и дальнего зарубежья.

Энтузиасты приложили немало усилий для создания атмосферы этого прекрасного праздника в непростых условиях противоэпидемиологических ограничений. Каждый от мала до велика имеет возможность в онлайн режиме почувствовать дух Каравона, получить много познавательной информации, принять участие в его многочисленных акциях.

Пусть же и впредь Каравон радует татарстанцев и гостей республики своей душевной щедростью и необъятным радушием! 

От всей души поздравляю всех вас с этим замечательным праздником! Желаю вам и вашим близким счастья, мира, добра, благополучия, жизненного оптимизма и веры в будущее!

 

Президент

Республики Татарстан Р.Н. Минниханов

 

 

Хөрмәтле татарстанлылар!

 

Сезне кояш кебек нурлы, яшәү яме белән сугарылган рус халык бәйрәме Каравон уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм!

Татарстан җире төрле халыкларның борынгы җырлы-биюле йолалары, тантаналары, бай мәдәни мирасы белән дан тота. Мондый матур гореф-гадәтләр арасында Каравонның үзенә генә хас күренекле урыны бар, ул – халык хәтеренең тере чагылышы, күпгасырлык рус мәдәниятенең кыйммәтле җәүһәре. Анда славяннарның чал тарихы һәм православие традицияләре, йола җырлары һәм үзенчәлекле әйлән-бәйлән уеннары – барысы бергә тылсымлы күренеш тудыра, челтерәп аккан чишмә кебек күңелләрне сафландыра.

Язгы Никола көне белән туры килә торган Каравон, халык әйтемендәгечә, урман-кырларны яшеллеккә, чәчәкләргә төреп, җәйне кунакка дәшә. Җыр-бию һәм уеннар белән беррәттән, бу бәйрәмдә һөнәрчелеккә, декоратив-гамәли сәнгатькә дә киң мәйдан бирелә. 

Лаеш районының Рус Никольское авылында җәмәгатьчелек тырышлыгы белән яңадан торгызылган Каравон берничә дистә ел эчендә үзенең элеккеге шөһрәтен кайтаруга иреште, алай гына да түгел, заманча төсмерләргә дә баеды. Бүгенге көндә әлеге рус фольклоры фестивале республикабызда да, шулай ук Россия күләмендә дә зур вакыйга буларак танылды. Анда илебезнең төрле тарафларыннан, чит илләрдән күп кенә милләт һәм дин вәкилләре катнаша. 

Эпидемиягә каршы көрәш алып барылган катлаулы шартларда энтузиастлар, өлкән буын вәкилләре бәйрәмне уздыру өчен күп көч куйды. Олысы-кечесе онлайн режимда аның күтәренке рухын тоя, кызыклы мәгълүмат туплый һәм күпсанлы акцияләрдә катнаша алачак.

Каравон киләчәктә дә татарстанлыларга һәм республиканың кунакларына онытылмас тәэсирләр бүләк итсен!

Барыгызны да тагын бер кат бу гүзәл бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә һәм якыннарыгызга шатлык-сөенечләр, тынычлык, игелек, иминлек, якты өметләр, бәхет телим!

 

 

Татарстан Республикасы

Президенты Р.Н. Миңнеханов

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования