Татарстанның иң актив халыклы районнары рейтингы төзелде.

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклауда иң актив халык яшәгән районнар рейтингын төзеде. Аның башында Казан шәһәре, Питрәч, Лаеш, Бөгелмә, Түбән Кама һәм Югары Ослан районнары тора, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте белешмәсенә таянып, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Бу беренче алтылык күзәтчелек органына 2017 елда кергән, 1 мең кешегә исәпләнгән кулланучылар хокукларын бозуларга мөрәҗәгатьләр санын санау юлы белән билгеләнгән.
Ә барлыгы Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәгә 2017 елда 12508 мөрәҗәгать кергән. Белгечләр, соңгы өч елда беренче тапкыр, мөрәҗәгатьләрнең 13,5 процентка кимүен билгеләп үтә. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау күрсәткәнчә, 2017 елда иң актуаль проблема булып ваклап сату өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу, торак биналарда яшәү шартлары һәм финанс базарында кулланучылар хокукларын бозу тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International