Татарстан авылларында яшәүче әниләр өстәмә социаль ярдәм алачак

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Авыл җирендә кимендә өч ел яшәгән, беренче яки өченче баласын тапкан әниләр өстәмә социаль ярдәм алачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган җомга көнне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде. Әлеге ярдәмне күздә тоткан документлар пакеты бер ай дәвамында кабул ителәчәк. 
Премьер-министр  шулай ук 2017 ел ахырында кабул ителгән федераль закон кабул ителүен искә алды. 2018 елда Татарстанда беренче бала тугач бирелә торган айлык түләү  8490 сум тәшкил итә. Республикабызда 2017 елның икенче кварталында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы шундый. Бу ярдәмне 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан яки уллыкка (кызлыкка) алган хатын-кызлар алырга хокуклы. Түләү бер ел вакытка билгеләнә. Аны озайту өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнары яңадан мөрәҗәгать итү зарур.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International