Владимир Путинның сайлау алды сайты эшен башлады

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

15 гыйнварда президентлыкка кандидат Владимир  Путинның интернет-сайты эшли башлады. Сайлау алды штабының бердәй телефоны да игълан ителде. Гражданнар, шулай ук, Яңа Арбатта мэрия бинасында кандидатның җәмәгать кабул итү булмәсендә дә була алалар, дип хәбәр итә «Российская газета».
Сайтның адресын латиницада – putin2018.ru, дип тә, кириллицада – путин2018.рф, дип тә җыярга була. Сайтның  девизы “Көчле Президент – көчле Россия”. Янәшәдә Путинның цитатасы китерелә: “Әгәр дә мин нәрсәгә дә булса алынсам, эшне яисә мантыйк ягыннан ахырына җиткерергә, яки, кимендә, аны максималь нәтиҗәлелеккә китерергә торышам”.
Сайтта начар күрүчеләр өчен җайланмалар да бар.
Шулай ук сайтта социаль челтәрләрдә Путин тарафдарларын берләштерүче җәмәгатьчелек турында мәгълүмат тупланган. Төбәк сайлау штаблары белән багланышлар, федераль җәмәгать кабул итү бүлмәсе дә ачык. Путинның сайлау штабы аппаратын Президент администрациясенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы Андрей Ярин җитәкли, аппаратта барлыгы 11 кеше.
15 гыйнварда шулай ук штабның бердәм телефоны эшли башлады. Аның номеры: 8-800-301-21-85 . Россия буенча шалтыратулар түләүсез, эш графигы 6.00 сәгатьтән төнге 00.00 сәгатькәчә. Бу телефон буенча сораулар бирергә, сайлау мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга, кандидатка тәкъдимнәр әйтергә була.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International