Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Зеленодольск районына эш сәфәре кылды. Аның барышында ул район җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм алар белән территорияләрне үстерү буенча киң даирә бурычларны тикшерде. Очрашуда Зеленодольск районы башлыгы Александр Тыгин, район Советы аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, Ассоциация вәкилләре дә катнашты.