Республика Иҗтимагый палатасы 2017 елдагы эшенә хисап бирде

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2018 елга эшенең төп юнәлешләрен билгеләде. Ведомствоның йомгаклау утырышында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Утырыш материалларында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 5254 коммерциячел булмаган оешма эшчәнлек алып бара. Социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларның артуы күзәтелә. 2012 елда булдырылган Республика реестрында бүген төрле дәүләт һәм муниципаль ярдәме алучы 600ләп шундый оешма теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International