70нче яшендә “Татмелиорация” ААҖ җитәкчесе Әнвәр Залаков вафат булды

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

11 февраль көнне, озакка сузылган авырудан соң, 70нче яшендә “Татмелиорация” ачык акционер җәмгыяте (ААҖ) траст компаниясе генераль директоры Әнвар Залаков вафат булды, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Әнвәр Мәхмүт улы Залаков 1949 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Чистай районының Татар Бүлчие авылында туган. 1971-1975 елларда Әлки район “Сельхозтехника” берләшмәсендә инженер-дефектовщик, гараж мөдире, идарәче урынбасары булып эшли. 1975 елда “Татмелиоводстрой” трестының Юхмачы ПМК-8 башлыгы була, ә 1979 елдан ”Сельхозхимия” Әлки бүлекчәсен җитәкли.  1989-1991 елларда Әлки районының “Әлкиагропромхимия” рәисе булып эшли, 1991-1995 елларда “Татсельхозтехника” холдинг компаниясенә җитәкчелек итә.
1995 елдан 1999 елгача ул Сарман районы администрациясен җитәкли. 1999 елның августыннан “Татмелиорация”ТК” ААҖ генераль директоры булып эшли башлый.
Әнвар Залаковны үз васыяте буенча туган авылы Татар Бүлчиендә җирләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International