Сарман муниципаль районында 2017 елга йомгак ясадылар

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы Советының хисап сессиясе булды. Аның эшендә Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясеннән чарада  мәгълүмати-аналитика бүлеге  башлыгы урынбасары Эльвира Мортазина булды.
Сессиядә билгеләп үтелгәнчә, бер сарманлыга хәзер 26,3 квадрат метр торак туры килә, ә узган елда районда 10 мең квадрат метр торак файдалануга кертелде.
2017 елда район буенча һәр гектардан 43,6 центнер бөртек җыеп алынды, ә тулай җыем 195 мең тонна тәшкил итте. Республика сәламәтлек саклау учреждениеләре гомуми рейтингында район 10нчы урында. Районда 134 спорт корылмасы гамәлдә. Соңгы биш елда 11 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.
Утырыш соңында аеруча зур уңышларга ирешкән алдынгыларга хөкүмәт бүләкләре бирелде, дип хәбәр итә Сарман муниципаль районы рәсми сайты.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International