Түбән Кама һәм Төркиянең Мәрмәрис шәһәре тугандашлык багланышларын үстерү планын имзаладылар

2018 елның 10 марты, шимбә

Бүген Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре белән Төркиядән Мәрмәрис шәһәре мэры Али Аҗар җитәкчелегендәге делегация килде. Аның төп нәтиҗәсе тугандашлык багланышларын үстерүнең ике яклы планына кул кую булды. Аны Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк катнашында Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Мәрмәрис мэры Али Аҗар имзаладылар. Документ ике шәһәр арасында 2018 елның гыйнварында Төркиядә төзелгән меморандумның дәвамы булды.
Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренең берсе Түбән Кама һәм Мәрмәрис арасында турыдан-туры авиация юлын җайга салу булыр дип көтелә. Бигеш аэропортыннан туры рейслар май ахырында ук старт алачак һәм, ун көн узган саен, сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Әлегә сезонга 14 рейс планлаштырыла, әмма алар саны, ихтыяҗ зурлыгына карап, 21-22гә җиткерелергә мөмкин. Яклар шәһәрнең төп предприятиеләре һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен ташламалар турындагы мәсьәләне хәл кыла, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
Кунаклар әйтүенчә, Мәрмәристә яшәүчеләр үзләре дә Түбән Камада кышкы ялларын уздыру белән кызыксына. Планда мәктәп балалары алмашуга кагылышлы социаль проектлар да күздә тотыла. “Тугандаш гаиләләр” идеясе дә гамәлгә ашырылачак – әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләр дустанә илнең мәдәнияте белән гади туристлар кебек танышып кына калмаячак, тирәнрәк өйрәнәчәк. Моннан тыш агымдагы елның 15 июнендә Түбән Камада Ике мәдәният фестивале уздыру планлаштырыла.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International