Әлмәтлеләр Футбол буенча дөнья чемпионатын хуплауларын күрсәтте

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы кырларының берсендә гаҗәеп зур футбол тубы пәйда булды.

Әлмәт аграр хезмәтчәннәре шулай итеп Россиядә FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты ачылу көнен билгеләп үттеләр. Бу сурәт күпьеллык үләннәр чәчелгән 100 гектарлы басуда ясалды. Ул гаять зур – диаметры 60 метрлы футбол тубын чагылдыра һәм ландшафт дизайнерлары сәнгатенең бөтен кагыйдәләрен саклап эшләнгән.

Шул рәвешле әлмәтлеләр бер өлеше Татарстан Республикасы башкаласы Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатын хуплауларын белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International