Кыен тормыш вазгыятендә булган балаларга ярдәм фонды гаиләдә балалар үсеше һәм тәрбияләү мохитен саклауга юнәлтелгән инновацияле социаль проектларны конкурслы сайлап алу үткәрә

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Кыен тормыш вазгыятендә булган балаларга ярдәм фонды дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, Россия коммерциячел булмаган оешмалары, җәмәгать берләшмәләре инновацияле социаль проектларын конкурслы сайлап алу үткәрә. Проектлар гаиләдә балалар үсеше һәм тәрбияләү мохитын саклауга юнәлтелгән булырга тиеш.

Конкурска учреждениеләр һәм оешмаларның түбәндәге тематика буенча инновацияле социаль проектлары кабул ителә:

1)яңа туган балалардан баш тартуны кисәтү;

2)инвалид балаларны, шул исәптән үсешләре авыр һәм күп төрле бозылган балаларны аларның әти-әниләре (законлы вәкилләре) мәшгуль чорда кыска вакытлы карап тору һәм тәрбияләүне оештыру.

Ресурс үзәкләренең инновацияле социаль проектларын конкурслы сайлап алу түбәндәге юнәлешләрне күздә тота:

–гаиләдә балалар уңайсызлыгы һәм социаль ятимлеген кисәтү, моңа балалар белән рәхимсез мөнәсәбәт тә керә, балаларны тәрбияләү өчен уңай гаилә мохитен торгызу, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру;

–инвалид балалар булган гаиләләргә шундый балаларны гаилә тәрбиясе шартларында мөмкин кадәр үстерүне тәэмин итү, аларны социальләштерү, мөстәкыйль тормышка әзерләү һәм җәмгыятькә интеграцияләү өчен социаль ярдәм;

–закон бозган (хокук бозулар һәм җинаятьләр) балаларны социаль реабилитацияләү, балаларның караучысыз һәм күзәтүчесез калуын, балигъ булмаганнар җинаятьчелеген, шул исәптән кабат җинаятьләрне кисәтү.

Проектлар 2019 елның 1 апреленнән башлап, 2020 елның 30 сентябренә кадәр гамәлгә ашырылачак. Конкурска гаризалар 2018 елның 20 июненнән 16 июленәчә кабул ителә.Конкурсларны үткәрү шартлары белән Фондның www.fond-detyam.ru Интернет-порталында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International