Кайбыч муниципаль районында барлык формадагы лагерьларның җәйге чорга әзерлеген бәяләделәр

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Башкарма секретаре урынбасары Лилия Фәррахова эш визиты белән Кайбыч муниципаль районында булды. Ул барлык формадагы лагерьларның җәйге чора әзерлегенә бәя бирде.

Муниципаль район территориясендә мәгариф учреждениеләре оештырган, көндез эшләүче 17 лагерь һәм 5 хезмәт һәм ял лагеры урнашкан. Алар июнь башыннан ук беренче ял итүчеләрне кабул итте. Барлык биналар автоматик янгын сигнализация системасы белән тәэмин ителгән, эвакуация планнары һәм маршрутлары эшләнгән. Лагерь территорияләре бүлеп алынган.

Тикшерү барышында җитди кимчелекләр ачыкланмады. Барлык проблемалар да эш барышында хәл ителгән.

Лагерьда булган чакта балалар һәм яшүсмерләр өчен тәрбияви һәм савыктыру чаралары каралган. Шулай ук районның истәлекле  урыннарында булу һәм Свияжск утрау шәһәренә бару планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International