Әлмәттә зиратларны тәртипкә китерәләр

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

5 июньдә Әлмәттә “Хәтер айлыгы” акциясе башланды. Аның кысаларында шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр зиратлар территорияләрен тәртипкә китерәләр. Шәһәр һәм район җитәкчелеге, башкарма комитет хезмәткәрләре, депутатлар, предприятие коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, җирлекләрдә яшәүчеләр – бердәм команда булып зиратларны чүп үләннәреннән, куаклардан арындырдылар, каберләрне тәртипкә китерделәр.

Райондагы 9 зиратны чираттагы җыештыру 19 июньдә үтте. Шимбә өмәсендә 134 кеше катнашты. “Хәтер айлыгы” акциясе 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International