Республика игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль районнарында урып-җыю эшләре башланды. Кырга беренчеләрдән булып Зәй районы хезмәтчәннәре чыкты. Барлык хуҗалыклар уҗым бодаен һәм арышны суктыруга кереште. Оператив мәгълүматларга караганда, бүген 500 гектар чамасы мәйданда уңыш суктырып алынды. Уртача уңыш гектардан 41 центнер тәшкил итә. Уракта 50 дән артык техника катнаша.

Зәйдән башка, бүген уракка республикабызның Апас, Алексеевск һәм Тәтеш муниципаль районнары игенчеләре дә чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International