20-21 августа Мәскәүдә “Яңа экологик нормалар һәм су белән тәэмин итү, суны агызып җибәрү өлкәсендәге таләпләр” дигән гамәли семинар була

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

20-21 августа Мәскәүдә “Яңа экологик нормалар һәм су белән тәэмин итү, суны агызып җибәрү өлкәсендәге таләпләр” дигән гамәли семинар була. Анда Россия Минстрое, Росприроднадзор, Росстандарт белгечләре һәм әйдәүче эксперт-практиклар катнашачак.

2019 елның 1 гыйнварыннан “Су белән тәэмин итү, суны агызып җибәрү турында” Законга үзгәрешләр кертү хакында” 225-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Бу закон белән технологик нормативлар нигезендә агып чыгучы суларны нормалаштыруның яңа системасы кертелә, ВКХ оешмаларының һәм аларның абонентларының агып чыккан суларны чистарту буенча җаваплылыгы чикләнә, абонентлар агызып ташлаган суларның составына яңа таләпләр куела.

Семинар яңа тармак нормаларын гамәлдә куллану буенча эксперт тәкъдимнәре белән тәэмин итү максатында уздырыла.

Семинар буенча җентекле мәгълүмат алырга һәм вебинарларга координаторлар: Кулиева Ирина Рәшит кызы 8-978-005-79-41, 8-915-256-77-38, kir@vsesem,ru, Тарвердиева Элина Рәсим кызы 8-978-898-42-53, ter@ vsesem,ru.адресына мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International