Казанда җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары тарафыннан Росреестр белән үзара хезмәттәшлек итү өчен заманча программ чаралар куллану буенча фикер алышачаклар

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

17 августта “Гранд Отель Казань” кунакханәсендә” Җирле үзидарә органнары һәм дәүләт хакимияте органнары тарафыннан Росреестр белән үзара хезмәттәшлек итү, территорияләр белән идарә итү, шулай ук бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр потенциалын ачыклау өчен заманча программ чаралар кулану» дигән семинар булачак.

Семинарда катнашырга муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль администрацияләрнең җир, мөлкәти мөнәсәбәтләр, шәһәр төзү эшчәнлеге бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

Программада түбәндәге темалар каралачак:

1.ЕГРН һәм ФГИС ЕГРН белешмәләрен сорап алу (КСКП формалаштыру, җибәрү һәм имзалау, җавап документларын алу);

2.Күчемсез объектларны кадастр исәбенә кую;

3.Хокукларны теркәү;

4. Документларны электрон рәвештә формалаштыру;

5.Территорияләрнең кадастр планында җир кишәрлекләре урнашуы схемасын формалаштыру;

6.Кадастр карталары төзү;

7.Салым салу объектлары турында мәгълүматлар туплау (ФСС мәгълүмат системасы).

Әлеге чара белән бәйле барлык сораулар белән проект җитәкчесе Анастасия Горевага кайнар линия телефоннары: 8-800-200-87-75 (өст.3), 269-64-59 (өст.415) әисә электрон почта: цаи@technokad.ru буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International