Буа районы авыл җирлекләрендә кооперативлар төзү мәсьәләләре буенча халык белән очрашулар дәвам итә

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә кооперативлар төзү мәсьәләләре буенча халык белән очрашулар дәвам итә. Чираттагылары Мөкерле һәм Адав-Толымбай авыл җирлекләрендә булды. Аларда Казан кооператив институты проректорлары һәм Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар  Еремеев катнашты. Очрашуларда авыл җирлекләрендә төрле кооперативлар төзү һәм аларның керемле эше турында, аларны төзегәндә документларны дөрес тутыру хакындагы мәсьәләләр карап тикшерелде.

“Республика Хөкүмәте җирле кооперативлар үсеше өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Буа районында гаилә фермерлары, фермер хуҗалыклары инде берничә ел уңышлы эшләп килә. Кооперативлар төзеп, бергә эш алып барудан куркырга кирәкми. Ә без, үз чиратыбызда, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә әзер”, – диде Казан кооператив институты проректоры Юлия Вәлиева.

Шулай ук Альших, Карлы, Мөкерле, Кырык Садак, Тимбай, Янтуган, Иске Суыксу авыл җирлекләре активы белән очрашулар булып утте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International