Лениногорск муниципаль районында Халыклар дуслыгы концерты булды

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районында “Мәдәни мохит” проекты дәвам итә. Бу юлы ул бер концерт программасы белән төрле милләт вәкилләрен берләштерде. Сәхнәдә рус, татар, мордва, чуаш, үзбәк көйләре яңгырады. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы каршыладылар.

Лениногорскида берничә милләт һәм конфессия вәкилләре тынычлык һәм татулыкта яши.

Шәһәр һәм район иҗат коллективларыннан тыш, Әлмәт шәһәре Казаклар хоры да чыгыш ясады. Халыклар дуслыгы концерты барлык кунакларга һәм тамашачыларга күркәм хисләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International