Мамадыш муниципаль районы агитбригадалары кырга чыкты

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Урып-җыю эшләре башлангач, агитбригадалар да җанлана. Мамадыш районы Мәдәният йорты артистлары игенчеләргә дәртле җыр һәм биюләре белән ярдәм итә. Урып-җыю вакытында агитбригада чыгышлары күпчелек  муниципаль районнарда традициягә әверелде.

Үзешчән артистлар кырларга зур булмаган концерт программасы белән килә. Төшке аш вакытында механизаторлар уңай хисләр ала, күңелләре күтәрелә.

Механизаторларның  үзләре әйтүенчә, яхшы каеф – бердәм эшләүнең мөһим факторы. Агитбригада чыгышы көне буена көч-куәт бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International