XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалы Курск шәһәрендә узачак

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Актаныш муниципаль районыннан 39 спортчы һәм 4 тренер Курск өлкәсенә XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары финалында катнашырга китте. Курск сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярышлар 3-5 августларда уза.

Авыл спорт уеннары программасында 18 төр: армрестлинг, 3х3 баскетбол, гер күтәрү, городки, җинел атлетика, мини-лапта, өстәл теннисы, аркан тартышу, самбо, авыр атлетика һ.б. ярышлар бар.

Программага шулай ук һөнәри осталык: сыер савучылар, чалгы белән чабу, механизаторлар һәм спортчы гаиләләр ярышлары кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International