Әгерҗедә кулчатырлар парады узды

2018 елның 3 августы, җомга

Әгерҗенең 80 еллыгына багышлап шәһәрдә кулчатырлар фестивале узды. Бәйрәм чаралары шуның белән башланды. Зонтлар парадында 60тан  күбрәк гаилә катнашты.

Кулчатырлар парады “Яшьлек” скверында башланды һәм төрле төстәге зур төркем булып үзәк мәйданга барып җитте. Анда катнашучылар бай фантазияле булулары белән шаккатырды. Кулчатырларны нәрсәдән генә ясамаганнар: тал чыбыклары да, челтәрләр һәм тасмалар да эшкә яраган. Күбесендә Әгерҗе юбилее чагылыш тапкан. Шәһәр эмблемасы һәм флагы дисеңме, хәтта тимерьюлчылар шәһәре символы – паровоз да бар. Зонтиклар турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады, биюләр дә булды.

Кулчатырлар “Иң креатив”, “Иң күнелле”, “Челтәрле соклану”, “Ике кешелек”, “Гаилә зонты” номинацияләре буенча бәяләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International