Әгъзам Гобәйдуллин Нурлат муниципаль районына барды

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш визиты белән Нурлат муниципаль районында булды.

Иске Әлмәт авыл җирлегенең Яңа Әлмәт авылында ул берничә крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Алар арасында “Гарифуллин Ф.Т.” хуҗалыгы һәм “Нурмөхәммәтова Ч.К.” хуҗалыгы. Беренчесе сөт җитештерү белән шөгыльләнә, икенчесе казлар үстереп сата.

Урта Камышлы авыл җирлегендә Әгъзам Гобәйдуллин авыл җирлеге Советының яңа бинасын тантаналы ачуда катнашты.

Аннан соң Ассоциация Рәисе шул ук авылда 38нче балалар бакчасында һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Бүген монда фельдшер-акушерлык пункты да төзелеп ята, Ә. Гобәйдуллин эшнең барышы белән танышты.

Моннан тыш ул теплица хуҗалыгында булды һәм Урта Камышлыдан Кызыл Октябрь бистәсенә кадәр сузылучы 2 километрдан озынрак юл төзелешен карады.

Нурлат шәһәре мәдәният йортында көннен икенче яртысында авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашу булды, анда мөһим мәсьәләләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International