Зөя утрау-шәһәрендә “Зөя ухасы” бәйрәме булачак

2018 елның 7 сентябре, җомга

9 сентябрьдә Зөя шәһәрендә “Зөя ухасы” бәйрәме булачак. Анда ике тонна чамасы балык ашы пешерәчәкләр. Бу чара иртәнге 8 сәгатьтә балык тоту ярышлары белән башланып китә. Призларга балыкны беренче булып тотучы, иң зур балыкны тотучы лаек була.

Аннары барлык балыктан уха пешерелә. Аны әзерләүдә 20ләп команда катнашыр, дип көтелә. Ашның тәмен Зөя музееның атаклы пешекчеләре һәм хезмәткәрләре бәяли. Гастрономия конкурсында җинүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International