Республикабызда мәгариф оешмаларының инфраструктур, матди-техник һәм кадрлар ресурсларын инвентарьлаштыру кампаниясе старт ала

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән киңәшмә булды,анда мәгариф оешмаларының инфраструктур, матди-техник һәм кадрлар ресурсларын инвентарьлаштыру мәсьәләләре тикшерелде.

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясеннән фикер алышуда башкарма комитет секретаре урынбасары Лилия Фәррахова катнашты.

Республикада, үрнәк төбәкләрнең берсе буларак, “Балаларга мөмкин булган өстәмә белем бирү” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру кысаларында төрле типтагы мәгариф оешмаларын (мәктәпкә кадәрге учреждениеләр монда керми), фәнни оешмаларны, шулай ук мәдәният, спорт оешмаларын, икътисадның реаль секторы, шул исәптән дәүләт (муниципаль), мәгариф программаларын гамәлгә ашыру өчен яраклы комерциячел булмаган һәм шәхси оешмаларын, предприятиеләрен инфраструктур, матди-техник һәм кадрлар ресурсларын инвентарьлаштыру буенча кампания башланды. Мониторинглау системасына барлык муниципаль берәмлекләр дә тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International