Мәскәүдә “Территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ): төзү, теркәү, эшчәнлек” дигән семинар оештыралар

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 24-28 сентябрендә Гомуммилли территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясе (ГТИҮА), РГСУның Дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы белән бергәләп, Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы базасында “Территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ): төзү, теркәү, эшчәнлек” программасы буенча консультатив семинарлар уздырачак.

Аларда катнашу өчен ТИҮ органнары активистлары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләре советлары белгечләре, шулай ук җирле локаль җәмәгатьчелек вәкилләре, югары уку йортларын студентлары һәм аспирантлары чакырыла.

Уку-укыту тәмамланганнан соң квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә.

Өстәмә мәгълүматны ГТИҮА Дирекциясендә: 8(495) 788-60-71, өстәмә 11-51, 11-75, 16-31 телефоннары буенча алып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International