Әгъзам Гобәйдуллин эш сәфәре белән Азнакай муниципаль районында

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш визиты белән Азнакай муниципаль районына килде.

Үчәлле авыл җирлегенең Якты Күл авылында ул Мәдәният йортының яңа бинасын ачу  тантанасында катнашты. Монда кунаклар өчен зур концерт программасы әзерләнгән иде.

Аннары шулай ук Ассоциация Рәисе катнашында Тымытык авылы Советының яңа бинасы ачылды. Шушы ук авылда Сәгыйрь Харрас улы Харрасов истәлегенә мемориаль такта куйдылар. Ул 1969-1989 елларда Азнакай районының “Авангард” колхозы рәисе булды һәм әлеге хуҗалык үсешенә зур өлеш кертте.

Объектларны караганнан соң Әгъзам Гобәйдуллин һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл җирлекләре һәм район активы белән  очрашу үткәрделәр, аның барышында көн кадагында торган мәсьәләләр тикшерелде.

Көннең икенче яртысында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Сәпәй авыл җирлеге советының модульле бинасы белән танышты һәм берничә крестьян-фермер хуҗалыгында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International