Иртәгә,15 ноябрьдә,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров Идел буе шәhәрләре әгъзаларының ассоциациясенең отчет-сайлау җыелышында катнашачак. Идел буеның 25 иң эре шәhәрләренең җитәкчеләрен җыйган бу форум Казан ратушасында үтәчәк.
Әлеге җыелышта ассоциациянең 2014-2017 елларда башкарган эшләренә йомгак ясалып, 2018 елга эш планы тикшереләчәк. Ассоциациягә яңа шәhәрләрне кабул итәчәкләр. Оешманың идарә органнарына сайлаулар да үткәреләчәк.
Болардан тыш,ассоциациягә кергән шәhәрләр җитәкчеләре Казан шәhәр Думасының XXI сессиясендә катнашачаклар.