Татарстан прокуратурасы 2017 елдагы эше турында хисап бирде

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Прокуратурасы 2017 елда 48 меңнән артык канун бозуларны теркәде. 3925 норматив хокукый актка дәгъва белдерелде һәм алар кануннарга туры китерелде. 2015 хокук бозучы дисциплинар һәм административ җаваплылыкның төрле чараларына җәлеп ителде. 19652 җинаять эше судларга җибәрелде. Хезмәт хакы буенча 520 миллион сумлык бурыч капланды. «ТФБ-Финанс» инвесткомпаниясенең 255 кертемчесе юридик ярдәм алды, аларга 310 миллион сумнан күбрәк акча түләячәкләр. Законсыз актларга 6220 протест белдерелде, судларга  9106 дәгъва һәм гариза җибәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков күзәтче ведомство коллегиясендә шундый шундый мәгълүмат лар җиткерде. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Киңәшмә эшендә шулай ук «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты.
Илдус Нәфыйков әйтүенчә, узган ел республиканың социаль һәм икътисади идарә системасын җитди сынады. «Без төрле юнәлештәге күпсанлы сынауларга дучар булдык. Аларның тәэсире быел да сизеләчәк әле. Банк кризисы, туган телне һәм дәүләт телләрен укыту мәсьәләләре, җимерелүче торак йортларны бетерү программасының катлаулы ахыры, торак төзүдә өлешләп катнашучыларның хәл ителмәгән мәсьәләләре шундыйлардан», – дип билгеләп үтте ул.
Үз чиратында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика прокурорларын икътисади өлкәдә җентекләбрәк эшләргә чакырды, бизнеска артык басымның күзәтче ведомство хезмәткәрләренең дә эшендәге җитешсезлек, дип атады.
Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, тикшеренүләр дәүләт ягыннан бизнеска басымның 12 процентка артуын күрсәтә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов прокурорларны гаепләнүчеләр өчен кисәтү чараларын сайлау мәсьәләләренә үлчәп якын килергә чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International