Кырынды авыл җирлегендә авыл Советы яңартыла

2018 елның 25 мае, җомга

Республикада авыл җирлекләре Советлары биналарын капиталь төзекләндерү программасы эшли. Ул 2016 елдан гамәлгә ашырыла. Бу программа кысаларында Әгерҗе муниципаль районында Кырынды авыл Советы бинасыкапиталь төзекләндерелә. Моңа кадәр Иж Бубый, Кодаш, Шаршады авыл җирлекләре Советлары ремонтланган иде.

Кырынды авыл Советы бинасы 1987 елда төзелгән. Ул 30 елдан артык төзекләндерелмәде. “2008 елга кадәр авыл Советы колхоз конторында урнашкан иде, аннары аны авыл мәдәният йортына күчерделәр,” – ди Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров.

Ремонт эшләре февральдә башланды. Су үткәрү, канализация һәм җылыту системалары тулысынча алмаштырылды. Диварлар штукатурланды һәм буялды. Шулай ук түшәм һәм идәннәр төзекләндерелде, ишек һәм тәрәзәләр алыштырылды. Июнь башында төзүчеләр барлык эшне тәмамларга уйлыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International