"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумы

Президиумның функцияләре:

  • Совет Президиумы Советның коллегиаль җитәкче органы булып тора, Совет исеменнән даими эш итә һәм Совет съездлары арасындагы чорда бары тик съезд карарлары нигезендә генә Совет эшчәнлегенең Совет съезды компетенциясенә кермәгән барлык мәсьәләләре буенча карарлар кабул итәргә хокуклы.
  • Совет Президиумы компетенциясенә съездларны әзерләү мәсьәләләре, съезд каравына чыгарылган нотыкларны, тәкъдимнәрне һәм резолюцияләрне алдан карау, планнар, программалар, чираттагы финанс елына Совет бюджетын әзерләү, аларның үтәлешен тикшереп тору керә.
  • Совет Президиумы еллык хисапны, еллык бухгалтерлык нисбәтен, Советның структурасын, штат расписаниесен һәм Совет секретариатын, Совет идарәсенең башка органнарын тоту чыгымнары сметасын раслый. Совет Президиумы Советның рәисе һәм секретариаты турындагы нигезләмәне раслый.
  • Совет Президиумы хуҗалык җәмгыяте төзү яисә  хуҗалык җәмгыяте эшчәнлегендә катнашу турында; коммерциячел булмаган оешма төзү яисә коммерциячел булмаган оешма эшчәнлегендә катнашу турында карар кабул итә; хуҗалык җәмгыяте яисә коммерциячел булмаган оешма эшчәнлегендә катнашуны туктату турында карар кабул итә; массакүләм мәгълүмат чарасын гамәлгә кую һәм массакүләм мәгълүмат чарасын гамәлгә куюны туктату турында карар кабул итә; хезмәттәшлек турында шартнамәләр төзү хакында карар кабул итә.
  • Совет Президиумы үз эшчәнлеге турында Совет съезды каршында хисап тота. Президиумның барлык карарлары Совет съездында халыкка җиткерелергә тиеш.  Совет съезды Президиумның теләсә кайсы карарын юкка чыгарырга һәм әлеге мәсьәлә буенча башка карар кабул итәргә хокуклы.
  • Совет Президиумы унбер кеше составында съезд тарафыннан төзелә. Президиум составына вазыйфа буенча Советның рәисе керә. Президиумны сайлау тәртибен съезд билгели. Совет Президиумы әгъзаларының вәкаләтләр чоры – биш ел.
  • Президиум утырышлары Советның рәисе тарафыннан кирәк булган саен, ләкин кимендә өч айга бер мәртәбә чакырыла. Президиум утырышы эшендә аның әгъзаларының яртысыннан артыгы катнашса, Президиум утырышы тулы хокуклы була. Президиумның һәр әгъзасы бер тавышка ия һәм үз вәкаләтләрен башка затка тапшыра алмый.
  • Президиум карары, утырышта катнашучы Президиум әгъзаларының күпчелеге аны хуплап тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала. Президиум карарлары читтән торып тавыш бирү (сораштыру) юлы белән дә кабул ителергә мөмкин.
  • Президиум утырышларында  Совет рәисе рәислек итә.  Президиум карарларын Совет рәисе имзалый.

Президиум әгъзалары

Гобәйдуллин Экзам Самат улы - «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе

Беляев Радмир Илдар улы - Түбән Кама муниципаль районы башлыгы

Гуляева Ольга Григорьевна - Әлки муниципаль районының Иске Матак авыл җирлеге башлыгы

Димитриев Сергей Димитриевич - Кукмара муниципаль районы башлыгы

Иванов Дмитрий Алексеевич - Чистай муниципаль районы башлыгы

Кәримов Рәзиф Гали улы - Зәй муниципаль районы башлыгы

Магдеев Наил Гамбәр улы - Яр Чаллы шәһәре мэры

Метшин Илсур Рәис улы - Казан шәһәре мэры

Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы - Кайбыч муниципаль районы башлыгы

Хәбетдинова Гүзәл Мөдәрис кызы - Әлмәт муниципаль районы башлыгы

Чернов Федор Иванович - Баулы муниципаль районының Покровка-Урыстамак авыл җирлеге башлыгы

 

 

Соңгы яңарту: 2025 елның 22 декабре, 12:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International