Гобәйдуллин
Әгъзам Самат улы
Туган көне:
1953 елның 15 июле
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420111, Казан шәһ., Батурина ур., 7а йорт
Телефон:
(843) 293-60-15
E-Mail:
smo.rt@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
ТАССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туган.

Белеме:
- Н.Э Бауман исемендәге Казан ветеренария институты (1975);
- Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академисе (2009).

Хезмәт эшчәнлеге:
1975 ел - Югары Ослан районының “Знамя Ленина” совхозының баш зоотехнигы;
1975-1976 еллар - Совет Армиясе сафларында хезмәт;
1976-1981 еллар - Яшел Үзән районы “Комсомолец” совхозының баш зоотехнигы;
1981-1986 еллар - Яшел Үзән районы “Искра” колхозы рәисе;
1986-1991 еллар - Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы сәнәгате берләшмәсе рәисе;
1991-1992 еллар - Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе башлыгы;
1992-1995 еллар - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры урынбасары, министрның беренче урынбасары;
1995-1998 еллар - Мамадыш районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы, Мамадыш районы халык депутатлары Советы рәисе, Мамадыш районы администрациясе башлыгы;
1998-2005 еллар - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе;
2000-2004 еллар - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икенче чакырылыш депутаты;
2005-2012 еллар - Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы - Татарстан Республикасының дәүләт башкарма органы хакимияте вәкиле;
2012-2017 елллар - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе;
2013 елдан - Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты;
2017 елның 12 сентябреннән - Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Олы Шәмәк авыл җирлеге Советы депутаты;
2017 елның 21 декабреннән- “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе.

Гыйльми дәрәҗәсе:
- авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;
- биология фәннәре кандидаты.

Бүләкләре:
- "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" мактаулы исеме (1995);
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2000);
- "Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале (2002);
- "Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә" медале (2003);
- "2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашуы өчен" күкрәк билгесе (2003);
- Дружба ордены (2003);
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2004);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2005);
- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005);
- "Фидакарь хезмәт өчен" медале (2008);
- "Хезмәттәшлек өчен "медале (2009);
- Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының Мактау грамотасы (2012);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013);
- Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәхмәте (2013);
- "Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада-2013" истәлек медале (2013);
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2014);
- Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәхмәт хаты (2014);
- Россиянең ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгы Рәхмәт хаты (2016).

СССРның һә РСФСРның көрәш буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры.

Гаиләле, өч бала тәрбияли.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International