Ревизия комиссиясе функцияләре:
- Ревизия комиссиясе Совет идарәсе органнары эшчәнлегенең Советның устав максатларына һәм бурычларына, Совет съезды карарларына туры килү-килмәвен, Совет мөлкәте һәм акчаларыннан файдалануның законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген, Совет финанс-хуҗалык эшчәнлегенең законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген тикшереп тора. Ревизия комиссиясе ел саен Совет финанс-хуҗалык эшчәнлегенә һәм мөлкәтеннән файдалануга аудит билгели. Ревизия комиссиясе эшчәнлеге съезд раслаган Советның ревизия комиссиясе турында нигезләмә белән регламентлана.
- Ревизия комиссиясе съезд тарафыннан биш елга биш кеше составында сайлана. Ревизия комиссиясе рәисе, рәис урынбасары һәм ревизия комиссиясе сәркатибе ревизия комиссиясе тарафыннан үз составыннан сайлап куела.
- Ревизия комиссиясе әгъзалары Совет президиумы утырышларында киңәш бирү хокукы белән катнаша ала.
- Ревизия комиссиясе әгъзалары Советның башка идарә органнарына керә, Совет рәисе, президиум әгъзасы вазыйфаларын үти, Совет секретариатында штаттагы вазыйфаны били алмыйлар.
- Ревизия комиссиясе Совет съездына еллык доклад тапшыра
Ревизия комиссиясе составы:
Нотфуллин Рамил Рәшит улы - Балтач муниципаль районы башлыгы
Бахтинов Сергей Анатолиевич - Буа муниципаль районының Яшевка авыл җирлеге башлыгы
Ватагина Мария Николаевна - Лаеш муниципаль районының Урта Девятово авыл җирлеге башлыгы
Галиуллин Рамил Шамил улы - Биектау муниципаль районының Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы
Гиззатуллина Вәлия Агмал кызы - Мамадыш муниципаль районының Красногорск авыл җирлеге башлыгы
Соңгы яңарту: 2025 елның 22 декабре, 12:06