Татарстанда яңа Президент программасы кысасында урыннарда авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналары төзү дәвам итә. Бүген шушындый биналарның берсе Лаеш районының Александровка авыл җирлегенең 25нче Октябрь исемендәге Совхоз поселогында ачылды. Тантанада “Татарстан Републикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм Лаеш райны башлыгы Михаил Афанасьев катнаштылар.