Россия Хезмәт министрлыгы дәүләт граждан hәм муниципаль хезмәттәге кадрлрр стратегияләре hәм практикалар өлкәсендәге иң яхшы үрнәкләрне сайлап алырга җыена

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Гражданлык hәм муниципаль хезмәттәге иң яхшы технологияне популярлаштыру ниятендә Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан “Гражданлык hәм муниципаль хезмәттә иң яхшы кадрлар стратегияләре hәм практикалары” Бөтенросия конкурсы игълан ителә.
Конкурста катнашу өчен кәгазь чыганаклардагы материалларны 127994, Мәскәү, ГСП-4,Ильинка ур.21 адресы буенча 25 октябрьгә кадәр Россия Хезмәт министрлыгының дәүләт hәм муниципаль хезмәттә дәүләт сәясәте,коррупциягә  каршы көрәшү хезмәте Департаментына юлларга кирәк. Оператив рәвештә илтеп җиткерү өчен конкурс эшләрен шулай ук BrusovAS@rosmintrud.ru электрон адресына җибәрү зарур. Конкурста катнашу өчен анкета формасын биредә табарга мөмкин.
Конкурс нәтиҗәләрен 2017 елның ноябрь-декабрь айларында йомгакларга планлаштырыла.                                                                                                                                                                                                                     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International